Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минзәлә халкы Эльмира Ахматханова белән саубуллашты [+фото]

Кичә районыбыз җирлегендәге М-7 трассасында Лада Калина җиңел машинасы белән "МАН" йөк автомобиле бәрелешү сәбәпле, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары: Эльмира Ахматханова һәм Эльмира Гәрәева арабыздан вакытсыз киттеләр. Бүген Эльмира Ахматханованы туган ягында Актаныш районы Иске Байсар авылы зиратында җирләделәр. Аның белән саубуллашырга Минзәлә, Чаллы, Әлмәт...

Кичә районыбыз җирлегендәге М-7 трассасында Лада Калина җиңел машинасы белән "МАН" йөк автомобиле бәрелешү сәбәпле, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары: Эльмира Ахматханова һәм Эльмира Гәрәева арабыздан вакытсыз киттеләр.

Бүген Эльмира Ахматханованы туган ягында Актаныш районы Иске Байсар авылы зиратында җирләделәр. Аның белән саубуллашырга Минзәлә, Чаллы, Әлмәт шәһәреннән бер төркем артистлар, дуслары, туганнары һәм авылдашлары җыелды. Эльмира якты йөзле, тыйнак, талантлы артистка, тормышның барлык сынауларын сабырлык белән кабул итүче тырыш артистка булып истә калачак.

Кызларының, якыннарының, туганнарының авылдашларының һәм хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Авыр туфрагың җиңел булсын, җаның җәннәттә булсын, тыныч йокла Эльмирабыз, диелгән www.menzela.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев