Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мишә авыл җирлегенә яңа башлык билгеләнде [фото]

28 апрель көнне Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашында Мишә авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә ике мәсьәлә тикшерелде. Беренчесе - Мишә авыл җирлеге башлыгының үз теләге белән эштән азат итүләрен сорап язылган гаризасы иде. Совет аның гаризасын кәнәгатьләндерергә дигән карар чыгарды һәм Әнисә Гәрәфетдинова җирлек...

28 апрель көнне Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашында Мишә авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибендә ике мәсьәлә тикшерелде. Беренчесе - Мишә авыл җирлеге башлыгының үз теләге белән эштән азат итүләрен сорап язылган гаризасы иде. Совет аның гаризасын кәнәгатьләндерергә дигән карар чыгарды һәм Әнисә Гәрәфетдинова җирлек башлыгы вазыйфаларыннан азат ителде. Шуның нәтиҗәсендә Мишә авыл җирлегендә яңа башлык сайлау ихтыяҗы килеп туды. Авыл җирлеге Советы депутатлары әлеге вакантлы урынга 27 апрель көнне булып узган өстәмә сайлаулар нәтиҗәсендә 8 нче номерлы бермандатлы Сабабаш сайлау округыннан депутат итеп сайлаган Азат Гатиятуллинны тәкъдим иттеләр, һәм Совет аны бертавыштан Мишә авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев