Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мишустин эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләрен дистанцион эшләүгә күчерергә тәкъдим итте

Табибларга пандемия белән көрәштә ярдәм итү өчен, мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрне дистанцион эшләүгә күчерү мөһим.

Россия Федерациясенең Премьер-министры Михаил Мишустин эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләрен читтән торып эшләү режимына күчерергә тәкъдим итте.

Табибларга пандемия белән көрәштә ярдәм итү өчен, мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрне дистанцион эшләүгә күчерү мөһим. Бу хакта Михаил Мишустин белдерде.

«Эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәм: табибларга ярдәм итү һәм медицина оешмаларына йөкне киметү өчен, мөмкин булганча һәм җитештерүгә комачауламаган оешмаларда персоналны дистанцион эшкә күчерергә кирәк. Беренче чиратта бу өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булганнарга кагыла», — диде Хөкүмәт рәисе Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Covid-19 белән көрәш буенча Координацион совет президиумы утырышында.

Ул шулай ук эш бирүчеләрне читтән торып эшләүгә күчерелмәүче хезмәткәрләргә тест уздырырга киңәш итте. 

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев