Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп баласы, тынычлыкта китап укыр өчен, законсыз рәвештә ил чиген узган

Чик сакчылары яшүсмерне Сэлинджерның «Над пропастью во ржи» әсәрен укыр өчен урын эзләп ил чиген кичкән вакытта тоткарлый.

Чик сакчылары китап укырга тыныч җир эзләгәндә ялгыш Рәсәй- Абхаз чиген кичкән мәктәп баласын тоткарлаганнар.

Чик сакчылары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Россия-Абхаз чик сакчылары кемнеңдер  Псоу елгасын йөзеп чыгуы һәм шул рәвешле чикне кичүен күргәннәр һәм елганың икенче ярында, закон бозучыны тоткарлаганнар. Тоткарланган кеше — Абхазия гражданины 14 яшьлек мәктәп укучысы булып чыккан. Тоткарлаганда каршылык күрсәтмәгән, һәм үзенең гамәлен бары тик тынычлыкта, табигать кочагында яраткан китабын укыйсы килү теләге белән аңлаткан. Укучыны бернинди җәзага да тартмыячаклар.  Чөнки Россия законнары буенча, ул әле җаваплылыкка тартылу яшенә җитмәгән.

Фото: https://pixabay.com | Pexels

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X