Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләрдә туклану бәяләре артачак

"Роспотребнадзор" таләпләре буенча, укучыларның көндәлек менюларында сыйфатлы ризыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Әмма, азык-төлеккә бәяләр арту, җиләк-җимешнең кыйммәтләнүе мәктәптә ашау бәясенә тәэсир итәргә мөмкин. Бүген мәктәпләрдә иртәнге аш - 19 сум, төшке аш - 49 сум тора. Башлангыч сыйныфта укучы кызымның ашау өчен түли торган картасына атна саен...

"Роспотребнадзор" таләпләре буенча, укучыларның көндәлек менюларында сыйфатлы ризыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Әмма, азык-төлеккә бәяләр арту, җиләк-җимешнең кыйммәтләнүе мәктәптә ашау бәясенә тәэсир итәргә мөмкин.

Бүген мәктәпләрдә иртәнге аш - 19 сум, төшке аш - 49 сум тора. Башлангыч сыйныфта укучы кызымның ашау өчен түли торган картасына атна саен 400-500 сум тирәсе акча салып барабыз. Балаларның бит әле аларның ашаганнан соң да шоколад, сок, чупа-чупс кебек вак-төякләр ала торган гадәтләре бар. Кыскасы, ай саен 2000 сумлап акча ашауга китеп бара. Баксаң, мәктәптә ашау бәясе тагын артырга мөмкин икән. Казан мэриясендә узган "Эшлекле дүшәмбе"дә мәктәп ашханәләрен сыйфатлы ризык белән тәэмин итү турында сөйләштеләр.

Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты шәһәрнең 500ләп учреждениесенә хезмәт күрсәтә. Шул исәптән, Казан мәктәпләренә дә.
- Департамент беренче чиратта, балалар өчен җаваплы, безгә сабыйларның сәламәтлегеннән дә кадерлерәк нәрсә юк, - ди мэр Илсур Метшин. Кызганыч, азык-төлек белән тәэмин итә торган фирмалар арасында эшне тиешнчә үтәмәүчеләр дә бар. Әйтик, быел департаментка китерелгән 13 мең тонна продукциянең 440 тоннасы яраксыз дип табылган.

"Роспотребнадзор" таләпләре буенча, укучыларның көндәлек менюларында сыйфатлы ризыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Әмма, азык-төлеккә бәяләр арту, җиләк-җимешнең кыйммәтләнүе мәктәптә ашау бәясенә тәэсир итәргә мөмкин. Россиянең Төркиягә игълан иткән санкциясе дә мәктәп ашханәләренә кагылмый узмас, мөгаен. Әйтик, алмага үзебездә дә кытлык булмаса да, цитруслы җимешнең күбесе Төркиядән кайтарыла торган булган. Ничек кенә булмасын, Илсур Метшин балалар һәр көн туклыклы ризык белән тәэмин ителгән булырга тиеш, дип карар биргән. Үзебездә булмаган яшелчә, җиләк-җимешләрне исә башка илләрдән кайтарту да күздә тотыла.

Мәктәптәләрдә ашау ничәсеннән һәм ничә сумга кыйммәтләнәчәген Казан мэриясендә дә, департаментта да төгәл генә әйтә алмадылар. Әлегә бу хакта сөйләшүләр бара.

Сүз уңаеннан, азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Гүзәл Ананьева әйтүенчә, департамент «Мәктәп рестораны» дигән проектны тормышка ашыра. Быел 16 мәктәптә шундый ресторан ачылган. Ягъни мәктәп ашханәләре ресторан тибына үзгәртелгән. Аш бүлмәсендә уңайлы урындыклар, йомшак диваннар барлыкка килгән, ресторанда укучылар өчен махсус ял итү урыннары да каралган. Ризыкларга килгәндә, монда балаларга сайлап алу мөмкинлеге зур. Хәтта итальян, рус, татар кухнясыннан да ризыклар сайларга була ди. Мондый рестораннар Казанның №19 нчы гимназиясендә, № 146нчы мәктәбендә 2012 елдан бирле эшләп килә икән инде.

Эльвира МОЗАФФАР

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев