Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Моҗизалы хәл: хатын берьюлы ике ирдән игезәк бала тапкан [+фото]

Бер ир хатыны тапкан игезәк балаларның үзенеке булуында шикләнеп, генетик анализ үзәгенә мөрәҗәгать итә һәм ДНК-тест уздыруны сорый. Чөнки аның туганнары бер баланың иргә һич кенә охшамавын дәлилли. Уздырылган анализ нәтиҗәләре аның шикләренә ачыклык кертә: ул бер генә баланың биологик әтисе булып чыга. Әлеге хәл Вьетнамда була. Мондый вакыйга Германия...

Бер ир хатыны тапкан игезәк балаларның үзенеке булуында шикләнеп, генетик анализ үзәгенә мөрәҗәгать итә һәм ДНК-тест уздыруны сорый. Чөнки аның туганнары бер баланың иргә һич кенә охшамавын дәлилли.

Уздырылган анализ нәтиҗәләре аның шикләренә ачыклык кертә: ул бер генә баланың биологик әтисе булып чыга. Әлеге хәл Вьетнамда була. Мондый вакыйга Германия теркәлгән булган инде. Табиблар аңлатуынча, хатын берничә ир белән җенси мөнәсәбәткә кергән очракта аталык орлыгының төрле күкәй күзәнәгенә үтеп керү мөмкинлеге бар, шуңа да игезәкләрнең ике ирдән булу ихтималы бар. Бу галимнәр телендә гетеропатерналь суперфекундация дип атала. Мондый очраклар хатыннарның берьюлы берничә күкүәй күзәнәге җитлегүенә һәм, әлбәттә, әдәплелегенә бәйле.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев