Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак

Моннан тыш, бер атналык ял һәм белем алу сертификаты отарга мөмкин.

Мәскәүнең "Коломенское" музей-тыюлыгында узачак Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак. Әлегә машинаның нинди маркада булуы билгеле түгел. Бу хакта бәйрәмнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Моннан тыш, Ренат Ибраһимовның Ялтадагы вилласында бер атналык ял һәм гомуми суммасы 500 мең булган белем алу сертификаты уйнатылачак. Әлеге кыйммәтле бүләкләрне оту өчен 21 июль көнне Мәскәүнең "Коломенское" музей-тыюлыгына Сабан туена килү һәм волонтерлар тарата торган анкеталарны тутыру шарт. Бүләкләрне бәйрәмнең төп сәхнәсеннән уйнатачаклар. 
 
  • Мәскәүдә Сабан туе 30нчы тапкыр үткәрелә. "Коломенское" музей-тыюлыгы бәйрәмне 8нче тапкыр каршы алачак. 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X