"Татарча велосипедта йөрүләр" ял көннәрендә атна саен оештырылачак.
Мәскәү татар яшьләре велосипед сезонын ачкан. Узган ялларда башкала татар яшьләре активистлары 25 чакрымга кадәр ара узган, дип яза "Татар портал".
"Узган ялларда без Татар мәдәни үзәгеннән алып, Горький исемендәге ял паркы, яр буе, Лужниклар, Мәскәү-сити, Яңа Арбат аша узып, яңадан кузгалып киткән урынга кайттык. Мондый "Татарча велосипедта йөрүләр"не ял көннәрендә атна саен оештырырга җыенабыз", - диелә хәбәрдә.
Фото: tatyashlare.ru
Нет комментариев