Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү укучысы дүрт БДИны йөзәр баллга тапшырган

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте биредә “шаккатырлык” берни күрми.

Мәскәүдә чыгарылыш сыйныф укчысы дүрт Бердәм дәүләт имтиханыннан 400 балл җыйган. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

Укучы рус теле, профильле математика, биология һәм химияне йөзәр баллга тапшырган.

Кравцов биредә “шаккатырлык” берни күрми. “Имтиханны тотрыклы һәм объектив уздыру өчен безгә биш ел кирәк булды. Балалар моны аңлый һәм күп укыйлар, тырышалар”, - дигән ул.

  • Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 28 майдан 2 июльгә кадәр узды. Имтиханнарны 730 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

http://www.tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев