Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә Фикрәт Табиевның туган көне уңаеннан каберенә чәчәкләр салдылар

4 мартта аңа 90 яшь тулыр иде.

Мәскәүдә Фикрәт Тәбиевның тууына 90 яшь тулу уңаеннан каберенә чәчәкләр салдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикрәт Табиев 2015 елның июнендә вафат булды һәм Мәскәүнең Данилов зиратында җирләнгән.

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Болгар ислам академиясе Президенты Камил Исхаков, Мәскәү шәһәре Ветераннар советы рәисе Рәсим Акчурин, Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, Табиевлар гаиләсе катнашты.

Бу чарада Президент полкының мактаулы каравылы, Преображенск полкында хезмәт итүче Татарстан Республикасы егетләре катнашты.

“Фикрәт Табиев җитди тормыш мәктәбен узган алдынгы карашлы һәм тәҗрибәле кеше иде. Ул бөек дәүләт эшлеклесе генә түгел, яхшы дус, әти һәм бабай иде. Фикрәт Табиевның уллары аның эшен – үз халкына һәм Ватанына хезмәт итүне дәвам итә. Бүген аның турында Татарстан Республикасы да искә ала. Бу искиткеч кеше турындагы истәлекләр озак еллар сакланачагына ышанам”, - диде Равил Әхмәтшин.

Белешмә: Фикрәт Табиев 1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсе Ирмеш районы Әҗе авылында туган. 1946-1951 елларда ул В.И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында белем ала. Фән өлкәсенә кереп китеп, 1955-1957 елларда КДУ да доцент, мөгаллим булып эшләгән. 1957-1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында фән, мәктәп һәм мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкарган.

1960 елда Семен Игнатьевны алыштырып, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып билгеләнә.

1979-1986 елларда Әфганстан Демократик Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче булып тора. 1986-1991 елларда РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Фикрәт Табиев бик күп дәүләт бүләкләре белән ия шәхес. Ул “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, “Октябрь революциясе”, “Халыклар дуслыгы” орденнары, биш “Ленин ордены” белән бүләкләнгән.

Фикрәт Табиев 2015 елның июнендә вафат булды һәм Мәскәүнең Данилов зиратында җирләнгән.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев