Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә мәчеткә бирелгән җирдә чиркәү төзелә

Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш округында Волжский бульварда кайчандыр мәчет өчен бүлеп бирелгән җирдә чиркәү төзелә. Мөселман оешмалары инде мәчет булдыру өчен барлык документларны әзерләүгә карамастан, берничә ел элек хакимият төзелешкә рөхсәт бирмәде. Район җитәкчеләре моны җирле халыкның мәчет булдыруга каршы чыгулары һәм ул урында парк төзергә җыенулары белән аңлатты. Район җитәкчесе Владимир...

Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш округында Волжский бульварда кайчандыр мәчет өчен бүлеп бирелгән җирдә чиркәү төзелә. Мөселман оешмалары инде мәчет булдыру өчен барлык документларны әзерләүгә карамастан, берничә ел элек хакимият төзелешкә рөхсәт бирмәде. Район җитәкчеләре моны җирле халыкның мәчет булдыруга каршы чыгулары һәм ул урында парк төзергә җыенулары белән аңлатты.

Район җитәкчесе Владимир Зотов әлеге урын гыйбадәт йортлары өчен туры килми һәм шуңа мәчет өчен башка җир бирергә ышандырса да, бу һәрвакыттагыча вәгъдә генә булып калды. Шул ук вакытта, күрәсең, мәчеткә туры килмәсә дә, чиркәү өчен бу җир бик яхшы ярап куйган, чөнки инде ул урында хәзер агач чиркәү салынган, тиздән таштан зур чиркәү булдырылачак икән.

Әлеге районда яшәүче җәмәгать эшлеклесе Халидә Хәмидуллина «Азатлык»ка әйтүенчә, мәчет салырга рөхсәт бирмәүнең башында югарыда утыручы түрәләр торган булырга мөмкин. «Владимир Зотов 2004нче елда җирле газетага, Марьинода мәчет төзеләчәк, дип белдерде. Тик төзелеш башланмады. Шуннан соң бөтен мөмкин булган җирдә Зотовка мәчет турында сорау бирергә тырыштым. Җаваплы сәркатибе Владимир Ханов миңа: «Сезгә беркайчан да мәчет булмаячак», - диде. Шулай итеп, Марьинода мәчет төзелешенә рөхсәт бирмәделәр. Зотов, имеш, халык гаражларны сүтәргә теләми, дип, яңа урын вәгъдә итте һәм ул нәкъ шул Волжский бульварда булды.

«Мой двор» дигән оешма булдырдылар һәм алар мәчет төзүгә каршылык чаралары оештыра башлады. Хәтта машина йөрешләре уздырылды, моңа мэрия рөхсәт бирде. Алар «Нет мечети на Волжском бульваре» дигән язулар белән бөтен Мәскәү буйлап хәрәкәт итте. Бу исламга каршы бик зур кампания иде. Әлбәттә, болар барысы да югарыдан - Мәскәү хөкүмәтеннән килә. Мәскәү хөкүмәте турыдан-туры Кремльгә буйсына», - дип сөйләде Халидә Хәмидуллина.

ПАТРИАРХ ЧИРКӘҮ ТӨЗЕП КУЙГАН

Заманында Мәскәүнең Тукучылар районы халкы, мәчет төзелеше карарын үзгәртүдә ярдәм сорап, Урыс православ чиркәвенә мөрәҗәгать иткән иде. Протоирей Всеволод Чаплин, бу очракта җирле халык фикере истә тотылырга тиеш, дип әйтте. Шуннан файдаланып, патриархат инде чиркәү дә салып куйган.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары дини идарәсе рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов моның артында махсус көчләр тора дигән фикерен әйтте. «Җир бит рәсми рәвештә бирелгән. Бәлкем ул алдан ук махсус уйланылгандыр. Чөнки мөселманнар мәчеткә җир алу, проект-документ эшләре өчен бик күп акча түкте. Хәзер мәчетне күчерү мәсьәләсе килеп басса, әлеге акчалар юкка түгелгән булып чыга», - диде ул.

Мәскәү мэры Сергей Собянинның да мөселманнарга дүрт мәчет бик җиткән дип даими тәкрарлап килүе дә үз нәтиҗәсен бирәдер, мөгаен. Шул ук вакытта Мәскәүдә чиркәүләр булдыру программасы киңәйгәннән-киңәя. «Ярар, төзесеннәр чиркәү, әмма аларның кыланмышлары искитәрлек. Әйтик, мөселман зираты өчен урын бирмиләр. Иудей зираты өчен җиде гектар җир бүлеп бирделәр, ә мөселманнарга мәчет тә юк», - ди Халидә Хәмидуллина.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев