Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә "Рамазан чатыры" ачылды

Быелгы "Рамазан чатыры"ның темасы “Бөек пәйгамбәрләр һәм аларның сыйфатлары” булачак.

Бүген, 16 майда, Мәскәүдә "Рамазан чатыры" эшли башлый. Кичә аны тантаналы рәвештә ачтылар. Бу турыда Россия Мөфтиләр шәурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чатырда төрле милләт һәм дин кешеләре ифтар ашына җыелачак. 

Быел проект үз тарихында иң зур масштаблы булып, көненә 500ләп кунакны сыйдыра алачак. 13нче "Рамазан чатыры"ың темасы “Бөек пәйгамбәрләр һәм аларның сыйфатлары” булачак.

Шулай ук ай дәвамында Россия милли республикалары кичәләре узачак. Мәсәлән, Таҗикстан, Ингушетия, Карачай-Черкесия, Дагыстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Татарстан, уйгыр диаспорасы, Төркия һәм башкаларныкы.

  • "Рамазан чатыры" дизайны кояш батышын сурәтли. "Рамазан чатыры"нда һәр елны социаль чыгышларына, милләтенә һәм диненә карамастан, меңләгән кеше җыела.
  • Әлеге проектны Россия Мөфтиләр шурасы, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәү шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра.

Фото: muslim.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев