Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә йорт шартлаган: үлүче һәм зыян күрүчеләр бар [+фото-видео]

Кичә кич Мәскәүдәге күпфатирлы йортта булган шартлау аркасында бер кеше үлгән, тугызының сәламәтлегенә зыян килгән. Җәрәхәт алучылар турында ТАСС агентлыгына Ашыгыч медицина ярдәме үзәгендә җиткергәннәр. "Медицина ярдәме 10 кешегә кирәк булды. Аларның берсе авыр хәлдә шунда ук реанимациягә урнаштырылды. Бераз вакыт узу белән аның гомере өзелде. Калган 9 кеше төрле...

Кичә кич Мәскәүдәге күпфатирлы йортта булган шартлау аркасында бер кеше үлгән, тугызының сәламәтлегенә зыян килгән.

Җәрәхәт алучылар турында ТАСС агентлыгына Ашыгыч медицина ярдәме үзәгендә җиткергәннәр. "Медицина ярдәме 10 кешегә кирәк булды. Аларның берсе авыр хәлдә шунда ук реанимациягә урнаштырылды. Бераз вакыт узу белән аның гомере өзелде. Калган 9 кеше төрле дәрәҗәдә пешкән", - дип аңлатма биргәннәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 14 катлы йортта шартлау булган. Фаразлар буенча газ баллоны шартлаган. Янгын чыга. Ут 50 квадрат метр мәйданга тарала. Янгын сүндерелгән, йортчылар эвакуацияләнгән. Дүрт фатирга зыян килгән, аларда 12 кеше яши.

Тикшерү эше бара.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев