Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимәләр “Хатын-кызлар мәктәбе” чарасында гыйлемнәрен арттыра

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөслимәләр өчен мастер-класслар оештыруны дәвам итә.

“Хатын-кызлар мәктәбе” проекты кысаларында һәр атнаның сишәмбе көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөслимәләр өчен мастер-класслар оештыруны дәвам итә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чираттагы очрашуда сүз хатын-кызлар өчен дәүләт тарафыннан каралган матди ярдәмне алу мөмкинлекләре турында барачак. Түләнгән салымнан акчаны ничек кайтарырга? Бәби туу уңаеннан әни кешегә нинди түләүләр тиешле? Шәхси эшмәкәрләр нинди дәүләт субсидияләренә ия була ала? Шушы һәм башка сорауларга мөслимәләргә Казандагы консалтинг компаниясе җитәкчесе Роза Ямилева тәфсилләп ачыклап җавап бирәчәк.

“Хатын-кызлар мәктәбе” проекты 2016 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Ул мөселман хатын-кызларының финанс һәм медицина өлкәләрендә белемен арттыруга һәм психологик ярдәм күрсәтүгә юнәтелгән. Проект кысаларында белгечләр гаилә, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре һәм башка темаларга чыгыш ясый. 

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин