Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Надежда Караморкина: “Минем Саба районы полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә"

Редакциягә полиция хезмәткәрләренең үз эш­ләрен яхшы башкарулары уңаеннан язылган хатлар байтак алына. Ә Шәмәрдәндә яшәүче Надежда Караморкина үзенең хатын Татарс­тан Республикасы буенча Эчке эшләр министр­лыгына ук юллаган. "Минем Саба районы полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә,- диелә әлеге хатта.- Миңа 2 декабрьдә хастаханәгә барырга туры килде. Кайткач, бик­ле капкамның ачылганлыгын, йозакның...

Редакциягә полиция хезмәткәрләренең үз эш­ләрен яхшы башкарулары уңаеннан язылган хатлар байтак алына. Ә Шәмәрдәндә яшәүче Надежда Караморкина үзенең хатын Татарс­тан Республикасы буенча Эчке эшләр министр­лыгына ук юллаган. "Минем Саба районы полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә,- диелә әлеге хатта.- Миңа 2 декабрьдә хастаханәгә барырга туры килде. Кайткач, бик­ле капкамның ачылганлыгын, йозакның кар өстендә ятканын, өйдән бер ир-атның чыгып барганлыгын күрдем. Карак түгелме икән дип шикләнеп, участок вәкаләтлесе Руслан Закировка шалтыраттым. Ул бик тиз килеп җитте һәм бакча артлап кына чыгып тайган теге кеше артыннан йөгерде. Аңа ярдәмгә участок вәкаләтлесе Ленар Әхмәтшин һәм озакламый Сабадан оператив хезмәткәрләр дә килеп җитте. Алар каракны Шәмәрдән-Мөндеш станцияләре арасындагы урман массивында тоткарлаганнар. Яшәгән йортымнан урланган матди дәлилләр - планшет, туклану продуктлары да үзе белән булган. Хәзер аларның барысы да кабат үземә кайтарылды. Ә карак моңарчы да угрылыгы һәм машина куып алып китүе өчен берничә тапкыр хөкем ителгән 38 яшьлек Кизнер кешесе булып чыкты. Оперативлыклары өчен Руслан Закировка һәм угры тоткарлауда катнашкан барлык полиция хезмәткәрләренә рәхмәтлемен, аларның тиз эш итүләре нәтиҗәсендә барысы да хәвеф-хәтәрсез төгәлләнде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X