Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд нарасыен коймага элеп калдырган ананы амнистияләде

23 яшьлек Рихсинисо Эргашева Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләккән. Ул Казанда яңа туган нарасыен сумкага салып, салкында калдырып киткән өчен хөкем ителгән иде.


Узган елның 21 февралендә ул йөклелекнең 8 ае булганда кыз бала таба. Бала табарга аңа әнисе булыша. Шуннан хастаханәгә китә, баласын сумкага салып, сәламәтлек саклау оешмасының коймасына элеп калдыра. Бала салкыннан үлә.

Полиция баласын ташлап калдырган хатын-кызның эзенә июль аенда гына чыга алды. Ул чакта Рихсинисо Эргашева үз гаебен тулысынча таныган иде. Әйтүенчә, ул башта сабыен бала табу йортына тапшырмакчы булган. Ләкин куркуыннан коймага элеп калдырган.

Казанның Мәскәү районы суда әлеге хатын-кызны башта 300 сәгатьлек төзәтү эшләренә тарту турындагы карар чыгарган иде, дип хәбәр итә kazanfirst. Амнистиядән соң аны Үзбәкстанга озатылганчыга кадәр махсус кабул итү урынына урнаштырганнар.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55357-sud-narasyien-salkyinda-tashlap-kaldyirgan-ananyi-amnistiyal%D3%99de.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев