Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ниагара шарлавыгы быел да 30 август көнне Татарстан флагы төсләренә керәчәк

Монреаль татарлары республикада яшәүчеләрне ТАССРның 100-еллыгы белән котлауларга кушыла.

Канаданың Ниагара шарлавыгы быел да 30 август көнне Татарстан флагы төсләренә керәчәк. Бу хакта Монреаль татарлары үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.

«ТАССР төзелүенең 100 еллык юбилее белән тәбрик итәбез! Узган елны Татарстан Республикасы көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы республика байрагы төсләренә керде, быел инде исә бу чарага Гарәп Әмирлекләрендәге Бурҗ Хәлифә һәм Екатеринбургтагы Ельцин үзәге кушылдылар. Юбилей чараларына кушылып, Ниагара шарлавыгы быел да 30 август көнне Канаданың көнчыгыш вакыты буенча кичке сәгать 10да байрагыбыз төсләренә керәчәк», — дип хәбәр итә Канаданың Монреаль шәһәре татарлары.

 

Шулай ук алар үтенечне хуплаган @niagaraparks администрациясенә рәхмәтләрен белдерә.

Фото: instagram.com/montrealtatar

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев