Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрьдә агачлар бөреләнә

Узган ел бу вакытта җиргә ак кар яткан иде. Быел исә көн дә яңгырлар ява һәм ноябрьнең алдагы еллар белән чагыштырганда җылырак килүе сәбәпле, агачлар бөреләнә.

 

«Түбән Кама» милли паркының кече фәнни хезмәткәре Альберт Галиев хәбәр итүенчә, биредә кызыл тал йокыдан ­уянган.
– Быел ноябрь җылы тора, нәтиҗәдә, кышкы йокыга талган агачлар да уянды, – диде ул.

Аның сүзләренчә, һава торышы җылы булганга, Көньякка очарга тиеш­ле кош­лар да китәргә ашыкмый. Алабугадагы Спас соборы янында, Тойма елгасы буенда «Кызыл китап»ка кертелгән, Көньяк Европада кышлый торган чал тукранны әле дә күрергә мөмкин.

Фотохәбәрчебез Илдар Мөхәммәт­җанов та Казан паркларында бөрегә төренгән агач ботакларын фотога төшереп кайтты.
Шулай да синоптиклар хәбәрләренә караганда, иртәгә Россиянең үзәк өлешендә салкын атмосфера фронты күзәтелә. Шунлыктан төнлә һава температурасы җиде градуска кадәр төшәчәк. Шулай ук бераз кар явуы да көтелә.

 

Гидрометеорология үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина инде 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы яңа ел төненең нинди булачагын да фаразлап куйган. «Российская газета» хәбәр иткәнчә, Россиянең Европа территориясендә декабрь аенда һава температурасы нормадан бер градус­ка югары булачак. Уртача айлык температура башкала төбәгендә - 6,1 градус торачак. Ноябрьдә Россиянең күпчелек төбәкләрендә шулай ук аномаль табигать күренешләре күзәтелми. Илнең үзәк өлешендә атмосфера фронтлары һәм атлантик циклон тәэсирендә уртача явым-төшем – яңгыр һәм юеш кар белән болытлы һава торышы көтелә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X