Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрьнең 22 көнендә Татарстанда юлда 29 кешенең гомере өзелгән

Ноябрьнең 22 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры фаҗига, бәла-каза китергән 257 һәлакәт теркәлгән. Нәтиҗәдә, 29 кешенең гомере өзелгән, 303 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистика шул хакта сөйли. Аерым алганда, фаҗига белән төгәлләнгән һәлакәтләрнең берсе кичә 14.50дә Казан - Малмыж юлының Арча районы турысындагы...

Ноябрьнең 22 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры фаҗига, бәла-каза китергән 257 һәлакәт теркәлгән. Нәтиҗәдә, 29 кешенең гомере өзелгән, 303 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистика шул хакта сөйли.

Аерым алганда, фаҗига белән төгәлләнгән һәлакәтләрнең берсе кичә 14.50дә Казан - Малмыж юлының Арча районы турысындагы 61нче чакрымында килеп чыга. "Ока" автомобиле рулендагы 1933 елгы ир-ат, фаразлар буенча, тигез булмаган әһәмиятле юллар чатында өстенлек бирми һәм төп юлдан барган "ВАЗ-2109" автомобиле белән, соңгысы исә, каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-2114" автомобиле белән бәрелешә. "Ундүртле" рулендагы 1958 елгы ир-ат шунда ук һәлак була. "ВАЗ-2109" йөртүчесе хастаханәгә озатыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев