Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында сораулар-җаваплар

1. 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кемгә тиеш?

Бер тапкыр бирелә торган акча, гаиләнең ана капиталы хокукына ия булу-булмауга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр күрсәтелгән яшькә җиткән өч яшьтән 16 яшькә кадәр һәр балага бирелә.

2. Бер тапкыр бирелә торган түләүне кайчан алырга була?

Өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү 2020 елның 1 июнендә берьюлы гамәлгә ашырылачак. Шул ук вакытта гариза бирү өчен биш айга якын вакыт бар, моны 2020 елның 1 октябренә кадәр эшләп була.

3. 16 яше тулган балаларга бер тапкыр бирелә торган акча караламы?

Әгәр балага 16 яшь тулса (Президентның 2010 елның 11 маендагы 317 номерлы Указы үз көченә керү датасы), түләү каралмаган. Түләү 16 яше тулмаган балаларга һәм 2020 елның 11 маеннан 30 июненә кадәр 16 яшь тулучыларга гына түләнә.

4. Һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган?

Әйе, гаиләдә өч яшьтән 16 яшькә кадәр бер бала булса, 10 мең сум, икесе – 20 мең сум һ.б. түләнә.

5. Ана капиталына хокукы булмаган гаилә түләүгә дәгъва итә аламы?

Эйе. Бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукы ана капиталы хокукына бәйле түгел.

6. Без Россия гражданнары булып торабыз, әмма башка илдә яшибез. Без балага бер тапкыр бирелә торган түләү ала алабызмы?

Кызганычка каршы, юк. Бер тапкыр бирелә торган түләү бары тик Россия Федерациясе территориясендә яшәүче затларга гына башкарыла.

Әгәр сез элек яшәгән башка илдә, ә аннары Россиягә әйләнеп кайтсагыз, бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен, хәзерге яшәү урынын раслаучы документлар булырга тиеш.

7. Әгәр балага июнь азагында 16 яшь тулса, бер тапкыр бирелә торган түләүне алырга мөмкинме?

Әйе,була. Закон нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләүгә хокук 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килергә тиеш. Әгәр балага агымдагы елның 30 июнендә 16 яшь тулса, гаилә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булачак.

8. Әгәр балага өч яшь тулса, апрельдән июнь аена кадәр ай саен да, бер тапкыр бирелә торган түләүләрне дә алырга мөмкинме?

Әйе,була.

Әгәр балага апрель аенда өч яшь тулса, гаилә апрель ае өчен 5 мең сум күләмендә айлык түләү, шулай ук 1 июньнән соң 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин.

Әгәр балага май аенда өч яшь тулса, апрель һәм май айларында гаилә 5 мең сум күләмендә (барлыгы – 10 мең сум), шулай ук 1 июньнән соң 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне ала.

Әгәр балага июнь аенда өч яшь тулса, гаилә апрель, май һәм июнь айлары өчен 5 мең сум күләмендә (барлыгы – 15 мең сум), шулай ук 1 июньнән соң 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин.

9. Түләү нинди акчалардан бара?

Бер тапкыр бирелә торган акча федераль бюджеттан өстәмә ярдәм буларак бирелә.

10. Түләү гаилә кеременә бәйлеме?

Юк. Түләү гаилә кеременә, эш һәм хезмәт хакы алуга, шулай ук нинди дә булса пенсия, пособиеләр, социаль түләүләр һәм башка социаль ярдәм чараларына бәйле түгел.

Түләү өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге барлык гаиләләргә дә йөкләнгән.

11. Түләү өчен гаризаны ничек бирергә?

Акча алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта гариза бирү дә җитә.https://posobie16.gosuslugi.ru/). бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел.

Гаризаны шулай ук Пенсия фондының территориаль органнарына һәм КФҮ органнарына да бирергә мөмкин. Әмма коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта РПФга алдан язылу буенча гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

12. Баланың әтисе бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирә аламы?

Әйе, түләү өчен гаризаны бала туу турында таныклыкта язылган ата-ана бирә ала. Әгәр гаризаны ата-аналар икесе дә тапшырсалар,  кем гаризаны беренче тапшырган, шул түләү алачак.

13. Опекуннар бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирә аламы?

Әйе. Әмма моның өчен РПФның территориаль органына яки КФҮгә шәхсән гариза бирергә кирәк.

14. Прописка урыны буенча гына Пенсия фондына гариза биреп буламы?

Әйе,була. Түләүгә карата мөрәҗәгать итүнең экстрерриториаль ысулы гамәлдә, ягъни РПФның теләсә кайсы территориаль органына (яшәү, тору, фактта яшәү урыны буенча) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаризаны шулай ук законлы вәкил дә бирә ала.

15. Бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза кайсы числога кадәр тапшырырга мөмкин?

Бер тапкыр бирелә торган түләү өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган гомуми чор биш ай тәшкил итә. Гаризалар барлык каналлар буенча агымдагы елның 1 октябренә кадәр кабул ителәчәк. Бер тапкыр бирелә торган акча гаиләнең тиешле хокукы булган очракта биреләчәк.

16. Гаиләдә өч яшьтән 16 яшькә кадәрге ике бала. Һәр балага гариза язарга кирәкме?

Юк, гаиләдә өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр ике һәм аннан күбрәк бала булса, аларның һәркайсына бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен бер гариза тутырыла. Бу очракта ике һәм аннан да күбрәк гариза бирергә кирәкми.

17. Ничек була белергә, түләү билгеләнгәнме, әллә юкмы?

Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза биргәндә аны карау статусы турында хәбәр шунда ук барлыкка киләчәк.

Әгәр гариза РПФның клиентлар хезмәтенә шәхсән бирелгән булса, уңай хәл ителгән очракта, акча закон белән билгеләнгән срокта гариза бирүчегә өстәмә хәбәр итмичә генә күчереләчәк. Шул ук вакытта кабул ителгән уңай карар турында мөстәкыйль рәвештә дә, РПФ органына телефон аша шалтыратып, гариза бирелгән очракта да белергә була.

Баш тарткан очракта мөрәҗәгать итүчегә мондый карарны карар кабул ителгәннән соң бер эш көне эчендә нигезләп, заказлы хат җибәрәчәкләр.

18. Гариза биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

- Россия Федерациясе гражданнарына ярдәм күрсәтелә. Әгәр зат  РФ гражданлыгын югалткан икән, түләү гамәлгә ашырылмый;

- Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнарга ярдәм күрсәтелә;

- бала опекуннары РПФ клиент хезмәтенә яки КФҮНӘ мөрәҗәгать итеп, бер тапкыр бирелә торган түләүне рәсмиләштерә алачаклар;

- гаризада банк счетларын күрсәтергә кирәк. Түләү башка зат хисабына башкарыла алмый. Әгәр гариза башка затның банк реквизитлары белән бирелгән булса, үзенең банк реквизитлары белән яңа гариза бирергә мөмкин.

Түләү гамәлгә ашырылмый:

- мөрәҗәгать итүчедән балага карата ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән яки чикләнгән очракта;

- баланың үлүе;

- дөрес булмаган мәгълүматлар биргәндә.

19. Гариза хупланган очракта, акчаларны ничек алырга була?

Бер тапкыр бирелә торган түләү гаризада күрсәтелгән реквизитлар нигезендә гариза бирүченең банк счетына гына бирелә. Коронавирус йогышы таралу шартларында почта элемтәсе оешмасы аша китерү мөмкин түгел, чөнки ул алучының һәм китерүченең шәхси контактлары белән бәйләнгән.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев