Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оет, Чулпыч авыллары юллы, ә Арча трассасына Олы Шыңар авылы аша гына чыгу мөмкинлеге булачак

Олы трассадан авылларга илтүче бар юлларга 2017 елга кадәр асфальт җәелергә тиеш. Татарстан Президенты республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы алдына әнә шундый бурыч куйган иде. Нәтиҗәдә яз-көз автомобильдә кереп булмаган торак пунктлар безнең районда да кими бара. Бу көннәрдә "Татавтодор"ның Са­­ба филиалы мастеры Илнар Шәфи­гуллин бригадасы Тимершык - Олы...

Олы трассадан авылларга илтүче бар юлларга 2017 елга кадәр асфальт җәелергә тиеш. Татарстан Президенты республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы алдына әнә шундый бурыч куйган иде. Нәтиҗәдә яз-көз автомобильдә кереп булмаган торак пунктлар безнең районда да кими бара.

Бу көннәрдә "Татавтодор"ның Са­­ба филиалы мастеры Илнар Шәфи­гуллин бригадасы Тимершык - Олы Шыңар - Оет юлында эш алып барды. Барысы 12 кеше, бер асфальт ти­гезләгеч, эмульсия сибү өчен гудрона­тор, су ташучы машина һәм 3 каток тупланган бригаданы Чулпыч һәм Оет авыллары арасында очраттык.

Оеттан соң район биләмәсе бетә, бу - тупик. Проектта каралган ноктага барып җитү өчен юл төзүчеләрнең тагын 1,5 километрда эш башкарасылары калган иде. Оет элек 240 хуҗалыклы зур авыл булган. Урамнары озын, бер башыннан икенчесенә барып чыгу өчен хәйран тәпиләргә кирәк. Авыл уртасында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб, медпунктны үз эченә алган иҗтимагый үзәк төзелеп килә.

- Без биш өлкән кеше көн саен мәчеткә йөрибез. Асфальт юл турында сөйләшми калган көн юк. Их, асфальт авыл уртасына кадәр салынсын иде, диләр. Халыкның фикере шундый.

Ата-аналар балаларын мәктәпкә һәм бакчага асфальт юлдан йөр­тү турында хыяллана,- диде безгә хезмәт ветераны Габделхак абый Гарипов. Һәм менә Оет халкын сөендерә алабыз: авыл эченә мәктәпкә кадәр 370 метр арага асфальт җәеләчәк.

- Мәсьәлә шушы арада гына уңай хәл ителде. Документациясе эшләнде. Әле акчасы кайдан булачагы билгеле түгел. Әмма болай булгач, эшләнә инде. Халыкның хыяллары чынга ашсын өчен тырышабыз бит",- диде безгә филиалның баш инженеры Илдус Гәрәев.

"Татавтодор"дагыларның хезмә­те юлда йөрүчеләргә әйтеп бетергесез уңайлылык китерә. Шушы көннәрдә Илнар Шәфигуллин бригадасы өч көндә Тимершык- Шыңар юлына 5 километрга икенче кат тигезләүче асфальт салып чыкканнан соң машинада барганың сизелми дә диярлек. Тиз һәм сыйфатлы эшләделәр егетләр. Унсигезәр "Вольво" Кукмарадан көненә 500әр тонна асфальт ташып торды. Чөнки технология шулай куша: өске катлауны җәйгәндә гомумән өзеклекләр, туктап торулар булырга тиеш түгел.

- Вак һәм эре күзәнәкле катнашмалар бер үк вакытта диярлек җәелгәндә эш бераз гына сузыла. Бу заводта асфальт үткәрүче челтәрне алыштыру белән бәйле. Завод үзебезнеке хәзер, бернинди проблема юк,- ди төзүче-инженерлар академиясе дипломын алган яшь белгеч Илнар Шәфигуллин.

Шушы югары уку йортын быел гына тәмамлаган Алмаз Мусин бригадасы Олы Шыңар авылы янында җир эшләрен алып бара. Гомумән, хәзер филиал мастерлары югары белемле, юл төзелеше теориясен яхшы беләләр. Әлеге участокта алып барылган эш Оет, Чулпыч авылларын юллы итеп кенә калмый, Теләче-Арча трассасына Олы Шыңар авылы аша гына чыгу мөмкинлеге дә бирәчәк. Шул максаттан Олы Кибәхуҗа авылы янында юл күтәртү эшләрен Теләче филиалы бригадасы алып бара.

Юл төзүчеләрнең шоферларга да әйтер сүзләре бар. Асфальт түшәгечне йөртүче Илгизәр Яруллин эшнең сыйфатына автомобиль йөртүчеләрнең дә йогынты ясауларын әйтте. "Кайберләре акаеп килә, билгеләргә дә игътибар итми. Ныгымаган асфальт­ны машина белән таптагач, нәрсә була инде ул,- ди Илгизәр.

- Языгыз әле тәртипсез шоферлар турында. Кеше хезмәтен ихтирам итсеннәр иде. Әйтерсең юл безгә кирәк,- дип сүзгә кушылды юл төзүчеләр.

Районыбызда тагын бер мөһим юл төзелеше объекты - Казан-Шәмәрдән-Курсабаш-Сүлә участогы. Сүлә авылына таба 4,3 километрда реконструкция эшләре былтыр ук башланган иде. Иң элек коммуникация челтәрләрен күчерергә туры килде. Быел Сүләгә керү юлына асфальт җәелмәсә, авыл көз-яз юлсызлык хәлендә калырга мөмкин. - Казан-Шәмәрдән-Курсабаш-Сүлә юлын реконструкцияләүне финанслау гомумән планлаштырылмый,- ди филиалның план-техник бүлеге начальнигы Әлфия Абдуллина.- Әмма "Татавтодор" үз чыганаклары хисабына юлны быел файдалануга тапшыру энтузиазмы белән чыкты. Шуңа өметләнәбез. Шулай ук Тимершык авылы эчендә 2 километрда ремонт планлаштырыла. Финанслау проблемаларына карамастан, сезон башыннан 68 миллион сумлык эш башкарылды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чулпыч