Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрь алып килгән яңалыклар

Фатир бәяләре Риэлторлар әйтүенчә, октя­брьдә фатир бәяләренең кинәт артуы мөмкин. Бу сентябрьдә үк күзәтелә башлады инде. Җәй буе бер тирәдә тирбәлгән бәяләр акрынлап үсәргә тотынды. Ул көз көне укулар башлану, студентлар саны арту белән дә бәйле. Шулай ук долларның гел үсеп, кимеп торуы, сумның тотрыксыз булуы да бәяләргә тәэсир итә....

Фатир бәяләре

Риэлторлар әйтүенчә, октя­брьдә фатир бәяләренең кинәт артуы мөмкин. Бу сентябрьдә үк күзәтелә башлады инде. Җәй буе бер тирәдә тирбәлгән бәяләр акрынлап үсәргә тотынды. Ул көз көне укулар башлану, студентлар саны арту белән дә бәйле. Шулай ук долларның гел үсеп, кимеп торуы, сумның тотрыксыз булуы да бәяләргә тәэсир итә. Төзелеш материалларына бәяләр күтәрелү дә роль уйный. Ә хәзерге бәяләргә килгәндә, Авито.ру сайтында сатуга куелган икенчел торак базарындагы бер бүлмәле фатирлар уртача 2 миллион сум тирәсе тора. Риэлторлар әйтүенчә, яңа йортларда торакның бер квадрат метры, урынына карап, уртача 68 мең сум.

Салымнар

Быелдан салым түләү тәртип­ләренә үзгәрешләр кертелде. Яңа закон нигезендә, җир, транспорт, милек салымнарын 1 октябрьгә кадәр түләргә кирәк иде. Түләмәгән очракта пени салачак­лар. Салым инспекциясендә әйтүләренчә, яңа кагыйдәләр буенча, түләнмәгән салым өчен процентларга күчергәндә, ай саен 0,0275 процент пени өстәләчәк. Гади тел белән аңлатканда, 1000 сум түләнмәгән салым өчен көн саен 20 тиеннән артык штраф түләргә туры киләчәк. Көненә бу сумма аз тоелса да, елына шактый җыела. Җитмәсә, салым суммасы зуррак та булса... Яңа кагыйдәләр буенча, яңа елдан салым суммасы да артачак. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре аңлатуынча, яңа елдан шәхси йортларда яшәүчеләрнең тораклары 50 квадрат метрдан азрак булган очракта, алар салым түләүдән азат ителәләр. Ә фатирда яшәүчеләр исә 20 квадрат метр торагы өчен салым түләмәячәк. Яңа елдан милек өчен күпме акча чыгарып бирергә кирәклеген хәзердән үк исәпли башларга була икән. Федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтына кереп, «2016 елда физик затларга милек өчен салым» бүлегендә махсус калькулятор аша дәүләт пошлинасын исәпләргә була.
Безгә квитанция килмәде, тү­ләмәсәң дә була, дип тынычланып утыру да дөрес түгел. Яңа кагыйдә буенча, быелдан салым түләүчеләр көтеп утырырга түгел, ә үзләре салымнары турында мәгълүмат алырга тиешләр. Моның өчен теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кыскасы, сезне салым түләмәгән өчен судка бирәбез дисәләр, квитанция килмәде, дип акланып булмаячак.

Тәмәке тарту өчен махсус урыннар

Тәмәке тартучылар өчен дә октябрь яңалыклар алып килде.
Моңа кадәр дә җәмәгать урыннарында тәмәке көйрәтергә ярамый иде. Бу законга тагын үзгәрешләр кертелде. Хәзер Россиянең Сәламәтлек саклау һәм Төзелеш министрлыклары белән берлектә тәмәке тартырга ярый торган урыннар дигән такталар куелган җирләрдә генә тартырга мөмкин булачак. Бу урыннарда тәмәке төпчекләре өчен махсус савыт булдырырга да кирәк. Закон нигезендә торак йортларда да тәмәке тарту өчен урыннар ясарга рөхсәт. Алар санитар, гигиена таләп­ләренә җавап бирергә, янгын сүндерү, җилләткеч җайланмалар белән җиһазландырылырга тиеш. Дөрес, моны фатирларда яшәүчеләр үзләре кайгыртачак. Әлеге закон 14 октябрьдән гамәлгә керәчәк.

Кредитлар

Октябрьдән физик затларның банкротлыгы турындагы закон гамәлгә керде. Кыскасы, кредитларын өч ай дәвамында түли алмаган, бурычы 500 меңнән арткан кешеләр үзен банкрот дип игълан итә ала. Дөрес, банкротлык­ка чык­тың да кредит түләүдән котылдың дигән сүз түгел. Бан­кротлык­ка чыкканда кешенең барлык мөлкәтен сатып бетереп, шул керемне кредитны каплау өчен тотачаклар, аннан соң гына банкрот статусы бирелә.

ЮХИДИ

Бу өлкәдә дә яңалыклар. ОСАГО­ны хәзер интернет аша да алыр­га мөмкин. Иминият компанияләренең 12се үз хезмәтләрен интернет аша күрсәтергә әзер, ягъни 1 октябрьдән өйдән чыкмый гына компьютер төбендә утырып, автомобильне иминиятләштерү полисын сатып алырга мөмкин булачак. Интернет аша юлланган документны бастырып чыгарып, үзең белән йөртергә кирәк булачак.


Эльвира МОЗАФФАР

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев