Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ольга Шамышеваның ире Алишер Абдурахманов: “Оля мине барысы өчен дә гафу итсен иде”

Ольга Шамышеваның ире Алишер Абдурахманов хатынын таксист үтергәненә ышанмый. "Ольганы җирләгәннән соң, чын үтерүчене эзләп табачакмын. Экстрасенсларга мөрәҗәгать итәрмен дип уйлап торам. Алар Оляны эзләгәндә дә безгә бик ярдәм иттеләр. Күрәзәчеләрнең күбесе Оляны исән, аны көчләп тоталар, дип әйтте. Минемчә, аны әйтелгән вакыттан соңрак үтергәннәр. Уйлап карагыз: Ольганы ит комбинаты...

Ольга Шамышеваның ире Алишер Абдурахманов хатынын таксист үтергәненә ышанмый. "Ольганы җирләгәннән соң, чын үтерүчене эзләп табачакмын. Экстрасенсларга мөрәҗәгать итәрмен дип уйлап торам. Алар Оляны эзләгәндә дә безгә бик ярдәм иттеләр. Күрәзәчеләрнең күбесе Оляны исән, аны көчләп тоталар, дип әйтте. Минемчә, аны әйтелгән вакыттан соңрак үтергәннәр. Уйлап карагыз: Ольганы ит комбинаты хезмәткәрләре көн дә йөри торган сукмак яныннан таптылар. Ничек 4 көн буе яткан гәүдәне беркем дә күрмәгән? Шаккатырлык. Мин моны болай гына калдырмаячакмын. Федераль каналларга да мөрәҗәгать итәчәкмен", - ди Алишер. "Оляны мин гафу иттем. Оля да мине барысы өчен дә гафу итсен иде..." - ди кайгыдан гаҗиз булган ир.

Фото prokazan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев