Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олимпиаданың 11нче көне: бер алтын һәм ике бронза медаль, Россия гомум зачетта 4нче урында

2016 ел Олимпиадасы 21 августка кадәр дәвам итәчәк.

Олимпиаданың 11нче көнендә Россия җыелмасы бер алтын һәм ике бронза медаль яулады. Алтынны дуэтлар ярышында синхрон йөзүчеләр Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашкина китерделәр, бронза медальләр - байдаркада 1000 метр аралыкка йөзүдә Роман Аношкинда һәм борысларда күнегүләр ярышында Давид Белявскийда.

Шунысын да искәртү кирәк, Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашкина дүртенче тапкыр Олимпия чемпионы исеменә лаек булдылар.

Хәзерге вакытта Россия җыелмасының 12 алтын, 12 көмеш һәм 14 бронза медале бар, команда гомум зачетта дүртенче урында кала. Беренче урында элеккечә АКШ, аның 28 алтын, 28 көмеш һәм 28 бронза медале бар. Икенче урында Бөекбритания (19, 19, 12), өченче урында Кытай (17, 15, 19).

2016 ел Олимпиадасы 21 августка кадәр дәвам итәчәк.

(Алсу Исмәгыйлева әзерләде).

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев