Олы Арташ мәктәбендә «Гаилә елы»н ачтылар
Чара сәхнәдә дә, спорт залында да барды
Билгеле булганча, РФ Президенты В.В.Путин 2024 елны «Гаилә елы» дип игълан итте. Шушы уңайдан Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Гаилә-җылы учак" дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чарада 5-7сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаштылар. Һәр сыйныфтан бер гаиләдән торган командалар интеллектуаль уенда көч сынаштылар. Бәйрәм укучыларның иҗади чыгышлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев