Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оманнан үз машиналарында килгән сәяхәтчеләргә Коръәннең Казан басмасын мөфти бүләк итте

Оманнан килгән сәяхәтчеләр футбол буенча Дөнья чемпионаты узган шәһәрләргә сәфәр чыкканнар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Оманнан үз машиналарында килгән сәяхәтчеләргә Коръәннең Казан басмасын бүләк итте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөфти Оманнан килгән сәяхәтчеләр белән очрашкан. Алар футбол буенча Дөнья чемпионаты узган шәһәрләргә сәфәр чыкканнар. Oman.Bikers клубы әгъзалары 23 июньдә Оман башкаласыннан үз машиналарында Россиягә юнәлгәннәр, Гарәп Әмирлекләре аша Иранда, аннары Азәрбайҗанда, Дагстанда, Чечняда булганнар.

Сәяхәтчеләр бик зур кызыксыну белән төрле шәһәрләрнең үзенчәлекләре, мөселман мирасына караган рухи кыйммәтләр белән танышалар.

Камил хәзрәт сәяхәтчеләрне Татарстан мөфтиятенең эшчәнлеге белән таныштырды, ислам диненең үсеше, бай дини мирасыбыз турында сөйләде. Һәрбер сәяхәтчегә истәлеккә Коръәннең Казан басмасын бүләк итте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Абдулла Әл Заҗали, Хәтим Әл Саегх һәм Муханнед Әл Хәсәни – Oman.Bikers клубы әгъзалары. Моңа чаклы алар Европада, Кытайда һәм хәтта Австралиядә булган. 

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев