Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Павел Астахов: Укучыларга мәктәптә гаджетлардан файдалануны тыю зарур

Белем бирү хезмәте күрсәтү турындагы килешүдә мәктәпләрдә интернетка чыгу мөмкинлеге булган шәхси гаджетлардан файдалануга тыю кертү зарур. Бу чара балаларны куркыныч мәгълүматтан якларга ярдәм итәчәк, дип саный РФ Президенты карамагындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов. "Хезмәт күрсәтү турындагы килешүгә интернетка чыгу мөмкинлеге булган шәхси җайланмалардан файдалануны тыю турындагы пункт...


Белем бирү хезмәте күрсәтү турындагы килешүдә мәктәпләрдә интернетка чыгу мөмкинлеге булган шәхси гаджетлардан файдалануга тыю кертү зарур. Бу чара балаларны куркыныч мәгълүматтан якларга ярдәм итәчәк, дип саный РФ Президенты карамагындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов.

"Хезмәт күрсәтү турындагы килешүгә интернетка чыгу мөмкинлеге булган шәхси җайланмалардан файдалануны тыю турындагы пункт кертергә кирәк", - дигән балалар омбудсмены Новосибирскида узган беренче өлкә педсоветында. Аның фикеренчә, ата-аналар моның белән килешмәгән очракта, килешүгә укытучылардан ихтимал нәтиҗәләр өчен җаваплылыкны төшерү турындагы пункт кертелергә тиеш. Узган елның 5 аенда гына да интернетта бала өчен куркыныч тудыручы 283 закон бозу ачыкланган. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә хакында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында фикер алышулар бара, дип хәбәр итә ТАСС.

Баланың тормышы һәм сәламәтлегенә куркынычны аларны алкоголь, тәмәке, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга кызыксындыра торган мәгълүмат тудыра. Шулай ук гаилә кыйммәтләрен инкарь иткән, сүгенү сүзләре һәм порнографик характерданы мәгълүматлар да керә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев