Саба таңнары

ПДД бозуларың күп җыелса - өстәмә штраф

ЮХИДИ юл хәрәкәте кагыйдәләрен (ПДД) бозучылар өчен штрафларның яңа системасын кертә. Штрафлар хәзер балларда исәпләнә башлаячак. Әйтик, шофер елына дүрт тапкыр ПДДны бозса, аңа өстәп тагын 10 мең сум штраф тартырга мөмкиннәр. «Куркыныч йөртүче» шоферларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүләре дә ихтимал. Тиешле закон проекты эшләнгән. Экспертлар әйтүенчә, ул СССР...

ЮХИДИ юл хәрәкәте кагыйдәләрен (ПДД) бозучылар өчен штрафларның яңа системасын кертә.

Штрафлар хәзер балларда исәпләнә башлаячак. Әйтик, шофер елына дүрт тапкыр ПДДны бозса, аңа өстәп тагын 10 мең сум штраф тартырга мөмкиннәр. «Куркыныч йөртүче» шоферларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүләре дә ихтимал.

Тиешле закон проекты эшләнгән. Экспертлар әйтүенчә, ул СССР вакытындагы штрафлар системасы белән охшаш.

Ә автомобилистлар элек бу системаның нәтиҗәле булмаганлыгын расларга тырыша. Шуңа күрә алар баллар куллануга каршы. Бу яңалык юлларда коррупцияне дә арттырачак, дип фаразлый алар.

Әлмәт таңнары

Реклама


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: