Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Печән базары” фестивалендә бушлай iPhone X бирәләр – бер шарт белән

5 август Казанның Черек күл паркында уздырылачак “Печән базары” фестивалендә iPhone X уйнатылачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Шартлар:
5 август көнне «Печән базары» фестиваленә стилизацияләнгән милли киемдә килергә.
Лотереяга үз исем-фамилияне, телефон номерын язарга (Лотерея барабаны фотозона янында торачак)
Нәтиҗәләрне сәг. 19:00дә «Лекторий» мәйданчыгында игълан итәчәкләр.

“Печән базары”ның программасы:
ДИЗАЙН-МАРКЕТ — 11:00-22:00
Бизәнү әйберләре, зәркән, кием-салым, күннән эшләнгән әйберләр һәм татар китапларын сату.

АШ-СУ — 11:00-21:00
11:00-21:00 Казан кафе һәм рестораннарыннан ашамлыклар.
14:00 — 15:30 Төрле төбәкләрнең татар ризыклары белән сыйлау, рецептлар белән бүлешү һәм әлеге ашамлык белән бәйле риваятьләр һәм мәзәкләр сөйләү.

БИЮ FOR YOU — 14:00-16:00
Һәр 15 минут саен Нигина Низамиевадан һәм кырым, әстерхан һәм себер татарларыннан татар биюләре буенча мастер-класс.

ЛЕКТОРИЙЛАР — 13:00-18:30
13:00-13:30 «Хатира. Рецепты татарского счастья» китабын презентацияләү.
13:30-14:00 “Татар театры: кичә, бүген, иртәгә?” — Нияз Игъламов.
16:15-16:45 Сөйләшләр марафоны.
16:45-17:15 Ирландизация юлы буенча татарлаштыру. Ничек татар әйберен сатырга? — Солнце внутри, Чәк-чәк музее, Илдар Әюпов, Visit Tatarstan.
17:15-18:00 «Регион 16: КамАЗ, Убыр, ОПГ и СССР тм» — Шамил Идиатуллин.
18:00-18:30 Татар мәгарифенең тарихы — Ян Гордеев.

АКУСТИК КОНЦЕРТ — 19:00-21:00
Акустик музыка: Азат Гыймадиев, Булат Шәймиев, Эльнар Байназаров, Ислам Калимуллин, Марат Сөләйманов, Зәринә Вилданова.

СӘНГАТЬ — 12:00-20:00
12:00-19:00 Радик Мусин һәм Назыйм Исмагиловтан арт-перформанс.
12:00-20:00 Гарәби каллиграфия күргәзмәсе — Исмәгыйлева Гөлназ Илдар кызы, каллиграф.

ЭКСКУРСИЯЛӘР — 14.00:17.00
14:00-15:30 “Казан ханлыгы археологиясе» — Фаяз Хуҗин.
15:45-17:00 “Татарстанга — 100 ел” — Әскар Гатин.

БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ — 13:00-18:00
Центр “Сабыйлар”, “Остабикә” иҗади студиясе, “Юлбасма” нәшрияте.

ГЫЙЛЕМ МӘЙДАНЧЫГЫ — 12:00-18:00
12:00 – 18:00 «Гыйлем» үзәге һәм «Яңа нәшрият»нең сату ноктасы.
12:00 – 17:00 «Qayyum» ачык фәнни олимпиадасы.
13:00 – 14:30 Һарри Поттер, Алисә һәм башкалар: ихтыяриларның тәрҗемә проектлары турында ачык сөйләшү.
15:00 – 18:00 «Хәлбуки»: татарча химия, экология, фәлсәфә һәм башка фәннәр.

TATAR STYLE — 15:30-17:00
Гөлназ Сәфәровадан уңыш тарихы — Гөлназ Сәфәрова, “МИН” тапшыруының алып баручысы.
Милли акцент белән стиль — Мира Рахмат, дизайнер.
Лекторий дәвамында визажистлар кызларны бизәндерә, киңәшләр бирә.

Фото: pixabay.com | helloolly

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев