Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Песков Путинның Казанга киләчәген хәбәр итте

    Россия Президенты эш сәфәре белән Татарстан башкаласына сишәмбе, 12 февральдә килер дип көтелә.

    Россия Президенты Владимир Путин иртәгә, 12 февральдә, Казанга киләчәк. Татарстан башкаласына планлаштырылган сәфәре турында дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

    Путинның Казанга сәфәре программасы соңрак игълан ителәчәк, дип аңлатты Кремль вәкиле.

    Фото: архив/Ильнар Тухбатов/Татар-информ

    https://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: