Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Питрау – 2019” фестивале 60 мең кешене җыйды

Кичә Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узды.

Кичә Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узды. Бәйрәмдә 60 мең тирәсе халык катнашты.

Быелгы бәйрәмгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Иран бизнесменнары килде. Иранның Daric Investment Group компаниясе Мамадышта күмәртәләп яшелчә һәм җиләк-җимеш сату буенча база төзиячәк.

“Питрау” бәйрәме барлык милләт кешеләрен берләштерергә юнәлдерелгән. Милли бәйрәмнең бөтен район халкының байлыгына әйләнүе бик куанычлы”, - диде Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.

Мәйданга агылучы кунакларны төрле төбәкләрдән килгән җыр-бию ансамбльләре җырлап каршы алды. Питрау үзе “Питрау” музее, “Әкият” балалар мәйданчыгы эшчәнлеге һәм ат чабышы белән башланды. Фестиваль кысаларында эстрада сәхнәсе, фольклор ишегалды, “Керәшен гүзәлләре” парады, “Керәшен сыйлары”, “Җир-ана байлыклары мәйданы”, балалар, яшьләр мәйданы һәм “Димче почмагы” эшләде.

“Тәпи” чишмәсе янында махсус мәйдан булдырылды. Элек чишмәгә, су эчәргә дип, бик белгән кешеләр генә барып кайта торган булган. Хәзер Питрау мәйданчыгы “Тәпи” чишмәсенә кадәр барып җитте һәм биредә мастер-класслар мәйданчыгы, фотографиягә төшү зоналары оештырылды”, - диде Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

Фестивальдә Башкортстан Республикасының Бакалы районыннан, Чиләбе өлкәсенең Ногәйбәк, Чибәркүл районнарыннан, Самара, Киров һәм Оренбург өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан, Татарстан районнарыннан килгән кунаклар һәм фольклор ансамбльләре катнашты. Татарстанның 60 керәшен фольклор коллективыннан 44-е Питрау бәйрәмендә чыгыш ясады. “Питрау – 2019” фестивалендә рус, керәшен һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашты. 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X