Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Питрау – 2019” фестиваленә 30 меңнән артык кунак килүе көтелә

20 июль көнне Мамадышта XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узачак.

20 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узачак. Оештыручылар әйтүенчә, фестивальгә 30 меңнән артык кунак килер дип көтелә.

“Бәйрәмгә гадәттә 30-40 мең кеше килә. Быел да шул чама булыр дип уйлыйбыз. Кабул ителгән гаризалар буенча Питрауга 30 меңнән артык кеше килергә тиеш”, - диде Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

Питрауга килүчеләр саны елдан-ел арта, ягъни бәйрәм ел саен катнашучылар саны буенча рекорд куя икән. “Элек фестиваль мәйданчыгыннан еракта “Тәпи” чишмәсе бар иде. Чишмәгә су эчәргә бары тик белгән кешеләр генә бара иде. Хәзер Питрау мәйданчыгы “Тәпи” чишмәсенә кадәр барып җитте. Моннан тыш, биредә хәтта мастер-класслар мәйданчыгы, фотографиягә төшү зоналары да оештырылды”, - диде ул.

Фестивальгә Башкортстан Республикасының Бакалы районыннан, Чиләбе өлкәсенең Ногәйбәк, Чибәркүл районнарыннан, Самара, Киров һәм Оренбург өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан, Татарстан районнарыннан һәм хәтта Франциядән кунаклар һәм фольклор ансамбльләре килүе көтелә. “Татарстанның 60 керәшен фольклор коллективыннан 44-е Питрау бәйрәменә киләчәк”, - диде Людмила Белоусова.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X