Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Питрау”да чыгыш ясаячак рус һәм татар эстрадасы йолдызлары исемлеге билгеле

20 июль көнне Мамадышта XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә рус, татар һәм керәшен эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.

20 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узачак. Питрауда чыгыш ясаучы рус, татар һәм керәшен эстрадасы йолдызларының тулы исемлеге билгеле. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендәоештыручылар хәбәр итте.

Фестивальнең эстрада сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Венера Ганиева һәм Георгий Ибушев, җырчы, композитор, шаян сүз остасы Виталий Агапов, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Искәндәр Биктаһиров һәм Елена Бичарина чыгыш ясаячаклар.

Җырчылардан Марина Карпова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Валерий Шрыков, Лариса Басыйрова, Радик Шәрибҗанов, Оксана Дмитриева, “Рондо” төркеме лидеры Александр Иванов һәм “Мануфактура”, “Форум”, “Электроклуб” төркемнәре солисты Виктор Салтыков чыгышлары көтелә.

Бәйрәмдә “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклоры ансамбле чыгышлары да көтелә. “Бәрмәнчек” ансамбле – Питрауның йөзек кашы. Алар бәйрәмгә махсус программа нигезендә махсус чыгышлар әзерли. Фестивальнең төп программасы да “Бәрмәнчек” ансамбле программасы буенча төзелгән”, - ди Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

“Питрау” яшьләр дискотекасында алып баручы һәм шоумен Илдус Закиров, DJ Smilezz, DJ Чарджер, МС Алмаз Галләмов, Искәндәр Шакиров, Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин, Римма Никитина, Булат “Акбулат” Билалов, Илназ Сафиуллин, Лэйна, Марат Яруллин, Алина Әхмәтшина, Илдар Харисов чыгышлары көтелә.

Бәйрәмдә Раяз Фасыйхов, Хәким белән Гүзәлия, Рифат Зарипов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов дә чыгыш ясаячаклар. “Рифат Зарипов та чакырулы. Безнең халык аны бик ярата”, - ди Мамадыш районы башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев