Реклама
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында республиканың 34 полиция хезмәткәренә торак алу өчен барлыгы 95 миллион сумлык сертификатлар тапшырылды. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, безнең республикага әлеге өлкәдә иң күп акча бүленеп бирелгән. Бу юлы Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга полиция хезмәткәрләре тораклы булачак. Араларында эчке эшләр системасында эшләп киткән ветераннарга, шулай...
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында республиканың 34 полиция хезмәткәренә торак алу өчен барлыгы 95 миллион сумлык сертификатлар тапшырылды.
Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, безнең республикага әлеге өлкәдә иң күп акча бүленеп бирелгән. Бу юлы Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга полиция хезмәткәрләре тораклы булачак. Араларында эчке эшләр системасында эшләп киткән ветераннарга, шулай ук хезмәтен үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәренең гаиләсенә дә сертификат биргәннәр.
Шәһри Казан
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз