Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Популяр җырчы Алинә Даутова кияүгә чыккан [эксклюзив фото]

Бу көннәрдә җырчы Алинә Даутова һәм аның сөйгәне Линар гөрләтеп яшьлек туйларын үткәрделәр. Алинәгә тәкъдимне Линар "Арена" клубында "Изге Вәли" дип аталган дискотекада ясый. Алинә чыгыш ясаганнан соң, сәхнәгә бер дистәдән артык егет менеп, һәрберсе җырчыга ак розалар бүләк итә. Инде Алинә сәхнә артына кереп китәм дигәндә генә, зур кочак...

Бу көннәрдә җырчы Алинә Даутова һәм аның сөйгәне Линар гөрләтеп яшьлек туйларын үткәрделәр.

Алинәгә тәкъдимне Линар "Арена" клубында "Изге Вәли" дип аталган дискотекада ясый. Алинә чыгыш ясаганнан соң, сәхнәгә бер дистәдән артык егет менеп, һәрберсе җырчыга ак розалар бүләк итә.

Инде Алинә сәхнә артына кереп китәм дигәндә генә, зур кочак кызыл розалар күтәреп бер егет чыга һәм кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Мондый хәлне көтмәгән Алинә үзе елап, үзе көлеп: "Мин риза", дип җавап бирә.

Бу хакта "Туйлар.ру" сайты хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев