Саба таңнары

Президент бензинга акцизларны күтәрү яклы

Россия Президенты Владимир Путин бензинга акцизларны арттыру турындагы законга кул куйган. Аның нигезендә 1 апрельдән автомобиль бензинына, дизель ягулыгына, уртача дистиллятка акцизларның салым ставкалары арттырыла. Финанс министры Юрий Зубарев әйтүенчә, акцизлар бер литр ягулыкка 2 сумга арткан очракта бензин бәясе елына 5 процентка үсәчәк. Шул ук вакытта Энергетика министрлыгында быел...

Россия Президенты Владимир Путин бензинга акцизларны арттыру турындагы законга кул куйган.

Аның нигезендә 1 апрельдән автомобиль бензинына, дизель ягулыгына, уртача дистиллятка акцизларның салым ставкалары арттырыла. Финанс министры Юрий Зубарев әйтүенчә, акцизлар бер литр ягулыкка 2 сумга арткан очракта бензин бәясе елына 5 процентка үсәчәк. Шул ук вакытта Энергетика министрлыгында быел бензинга бәяләр үсеше 10 проценттан артып китмәячәк дип исәплиләр. Акцизларның арттырылуы бюджетка 90 миллиард сумга якын акча китерәчәк дип фаразлана.

Әлмәт таңнары


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: