Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президентта кунакта

Ел саен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укуда алдынгы, иң сәләтле, актив укучыларны Казан шәһәренә Чыршы бәйрәменә җыя. Быел әлеге тантана «Баскет-холл» күпфункцияле спорт комплексында узып, анда районыбызның төрле бәйге-конкурсларда, спорт ярышларында җиңү яулаган алдынгы 35 укучысы катнашты.

«Узып баручы елда сез барыгыз да республикабызны олимпиада, иҗади бәйге, спорт ярышларында, «Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсында, «Без бергә» бөтенроссия акциясендә һәм башка юнәлешләрдә лаеклы төстә тәкъдим иттегез. Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз. Сез барыгыз да төрле, әмма сезне хезмәт һәм тырышлык, җиңүгә омтылыш, битараф булмау берләштерә», — диде Рөстәм Миңнеханов укучыларны тәбрикләү тантанасында.

 

Фото: instagram.com/odms.saba, Рәсми Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев