Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин 2024 елга Мәскәү – Казан яңа автотрассасын эшләтеп җибәрү планын раслады

РФ Президенты Кырым ярымутравы шәһәрләрен берләштерә торган «Таврида» автотрассасының яңа участокларын ачуда катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елга М12 Мәскәү – Казан тизйөрешле автотрассасын эшләтеп җибәрү планын раслады. Бу хакта дәүләт башлыгы Кырымдагы «ВАД» АҖ эшчеләре белән әңгәмәдә әйтте.

«Безнең башка объектлар бик зур. Мәскәү-Түбән Новгород –Казан - 800 км - 2024 елга эшләнергә тиеш. Ә аннары Екатеринбургка барачакбыз - Урал белән Европа өлешен тулысынча тоташтырачакбыз. Яхшы транспорт коридоры булачак», - диде Путин.

Элегрәк Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планына яңа М12 Мәскәү-Казан тизйөрешле трассасын төзү кертелгән иде. Трасса торак пунктлар яныннан узарга һәм гамәлдәге М7 магистраленең дублеры булырга тиеш.

Беренчел исәпләүләр күрсәткәнчә, М12 трассасын төзегәннән соң Казаннан Мәскәүгә кадәр 12 сәгатьтә түгел, ә 6 сәгать 30 минут эчендә сәгатенә рөхсәт ителгән 130 км тизлек белән барып җитәргә мөмкин булачак. Маршрут буенча зонада ил халкының 40 проценты – 62 млн кеше яши.

Бүген Россия Президенты Кырым ярымутравы шәһәрләрен берләштерә торган «Таврида» автотрассасының яңа участокларын ачуда катнашты.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев