Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин: Әгәр НАТО авиациясен Украинада урнаштырсалар, ул Казанга кадәр килеп җитәчәк

Украинаның күп кенә аэродромнары безнең чикләрдән ерак түгел урнашкан.

НАТО авиациясе Украинада урнашса, конфликт башланган очракта, Россия территориясе буенча Казанга кадәр һөҗүм ясалырга мөмкин. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Россия халкына Донецк һәм Луганск халык республикаларын тануга багышланган мөрәҗәгатендә белдерде.

«Украинаның күп кенә аэродромнары безнең чикләрдән ерак түгел урнашкан. Биредә югары төгәллекле коралны да кертеп, НАТО тактик авиациясен урнаштыру, безнең территорияне Волгоград — Казан — Самара — Әстерхан чигенә кадәр зарарларга мөмкин», — диде Россия лидеры.

Моннан тыш, Путин фикеренчә, Украинада разведканың радиолокация чараларын җәелдерү Төньяк Атлантика альянсына «Россиянең һава киңлеген Уралга кадәр контрольдә тотарга» мөмкинлек бирәчәк.

Кичә Россия Президенты Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану турында указга имза куйды. 

Фото: t.me/kazved

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев