Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Россия Хәрби-Диңгез флоты көнендә «Үлемсез полк» маршын үткәрергә тәкъдим итте

Россия Президенты илнең Хәрби-Диңгез Флоты парадларын һәм ел саен үткәрелә торган хәтер акциясен бер көнне — 26 июльдә үткәрергә боерды.

Ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясе 26 июльдә — Россия Хәрби-Диңгез флоты көнендә узачак. Мондый тәкъдим белән Россия Президенты Владимир Путин РФ оборона министры Сергей Шойгу белән онлайн-киңәшмә барышындагы чыгышында әйтте.

«Үлемсез полк» маршын парадтан соң бер айга соңрак, нәкъ менә 26 июльдә — Россия Хәрби-Диңгез флоты көнендә - безнең тагын бер хәрби дан көнендә үткәрергә тәкъдим итәм. Шул ук көнне сезгә илнең Хәрби-Диңгез флотының төп базаларында традицион хәрби-диңгез флоты парадын үткәрергә кушам», - диде Владимир Путин.

«Үлемсез полк» маршы вакытында куркынычсызлык режимын үтәү мөмкинлеге юк, шуңа күрә бу чараны Җиңү парады көнендә — 24 июньдә үткәрергә ярамый, дип аңлатты ул.

«Әгәр дә, белгечләр фикеренчә, куркынычсызлыкны тулысынча тәэмин итеп булмый икән, маршны күчерү турында карар кабул итәчәкбез. Тормыш, сәламәтлек, кешеләр иминлеге безнең өчен иң мөһим кыйммәтләр», - диде Путин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X