Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин сайлауда үзен яклап тавыш бирмәгән кешеләрне хөрмәт итүен әйтте

Без барыбыз да илебезнең патриотлары, һәммәбез дә Россиянең язмышы, аның чәчәк атуы өчен җан атабыз, диде Владимир Путин.

В.Путин сайлауда үзен яклап тавыш бирмәгән кешеләрне хөрмәт итүен әйтте. Россия Президенты узган сайлауда башка кандидатлар өчен тавыш биргән гражданнарга мөрәҗәгать итте. Шул хактагы мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган.

«Сезнең позициягә хөрмәт белән карыйм. Сәясәттә кемгәдер өстенлек бирү безне аерырга тиеш түгел. Без барыбыз да илебезнең патриотлары, һәммәбез дә Россиянең язмышы, аның чәчәк атуы өчен җан атабыз», - дип искәртте Владимир Путин.

Россия гражданнарының бердәмлеге, җаваплылыгы, максатларны аңлавы һәм омтылышы Россия үсешенә хезмәт итәргә тиеш, диде РФ Президенты. 

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев