Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Трамп белән очрашу кирәклеген әйтте

Россия Президенты Владимир Путин Америка коллегасы Дональд Трампның саммит кирәк дигән фикере белән килешә.

Россия Президенты Владимир Путин Америка коллегасы Дональд Трампның саммит кирәк дигән фикере белән килешүен әйтте. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Владимир Путин очрашуның урыны түгел, ә сөйләшүләрнең төгәл эчтәлекле булуы мөһим икәнлеген әйткән.

"Кушма Штатлар Президенты үзе шундый очрашу кирәк икәнлеген берничә тапкыр әйтте. Мин моның шулай булуын раслыйм да”, - диде Путин якшәмбе көнне Кытайда Циндаода Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты буенча узган матбугат конференциясендә.

“Америка ягы әзер булу белән әлеге очрашу булачак. Әлбәттә инде, минем эш графигына карап”, - диде Путин. 

Россия Президенты очрашу урыны турында әле сөйләшмәүләрен әйтте.

Фото: https://pixabay.com | VABo2040

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев