Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр татар авылында Сәнгать галереясе булырга тиеш - Раил Садриев

Идел буе шәһәрләреннән килгән егермеләп рәссам Буа районының Толымбай авылы табигатен рәсемгә төшерә.

Раил Садриев Буа шәһәрендә һәм районның Толымбай авылында Картиналар галереясе ачарга җыена. Әлегә галереянең кайсы бинада булачагы билгеле түгел – Раил өчен анысы икенчел мәсьәлә. Беренче эш итеп ул Татарстан Рәссамнар берлеге оештырган пленэрны Толымбайда үткәрүдән башлаган.

Хәзерге вакытта Идел буе шәһәрләреннән килгән егермеләп рәссам Толымбай авылында яши һәм авыл табигатен сурәткә төшерә. “Татар-информ” журналистлары, кичә Толымбайга килеп, пленэр эшчәнлеге белән танышты.

Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев әйтүенчә, бу - Берлек оештырган сигезенче пленэр. Алар мондый чараларны Татарстанның төрле урыннарында һәм Кырымда үткәрәләр.

Татарстан Рәссамнар берлеге белән килешүләр буенча, Толымбай авылында яшәп иҗат иткән һәр рәссам үзенең бер әзер картинасын Толымбай авылына бүләк итеп калдырачак. Ә биредә эшләгән этюдлардан киләчәктә зур картиналар туарга мөмкин.

Рәссамнар авыл мәчетен, йортларын, авыл янындагы күлне, Зөя елгасын рәсемгә төшерәләр. “Татар-информ” хәбәрчеләре рәссамнарның Зөя елгасындагы иске плотина янындагы шарлавыкны ясауларын тамаша кылды.

“Картиналар – алар аккумулятор кебек, энергияне саклап тору чыганагы. Хәзерге заманда депрессия дигән начар чир барлыкка килде. Картиналар галереясе шушы чирдән коткара ала. Ул кешене үстерә дә, баета да, - ди Раил Садриев. – Мин морадыма ирешеп киләм. Иң яхшы рәссамнар җыелып, туган авылымда ике атна дәвамында Толымбайның иң матур урыннарын рәсемгә төшерәләр”.

Раил Садриев фикеренчә, һәр шәһәрдә һәм авылда галерея булырга тиеш.

 

Фото: Расих Фәсхетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев