РАДИО КӨНЕ БЕЛӘН
Хөрмәтле барлык элемтә тармаклары, радио-телевидение тапшырулары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйбыз. Коммуникациянең заманча чаралары сыйфатлы идарә итү, аралашу, кешенең рухи үсеше өчен зур мөмкинлекләр ача, тормышыбызны уңайландыра, мәгълүмати яктан баета. Районыбыз элемтәдә яңа технологияләр кертүдә алда бара, заманча проектлар гамәлгә ашырыла, тармакта үз һөнәрләрен яхшы белгән кешеләр эшли. Район халкын сыйфатлы элемтә, радиотапшырулар белән тәэмин итүчеләргә киләчәктә дә эшләрендә зур уңышлар, өметләрегез һәм билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек, бәхет телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев