Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафис Борһанов бердәм дәүләт имтиханында шпаргалка кулланмаска киңәш итте

Күзәтүчеләр барлык имтиханнардан видеоязмаларны киләсе елның мартына кадәр тикшерәчәк.

Бердәм дәүләт имтиханында шпаргалка куллану чыгарылыш сыйныф укучылары өчен күңелсез тәмамланырга мөмкин — кагыйдә бозучыларны имтиханнан шунда ук чыгарып җибәрәчәкләр. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанның 87нче мәктәбендә география фәненнән сынау имтиханыннан соң белдерде.

«Ташламалар булмаячак. Кисәтүләрсез — шунда ук чыгарып җибәрәчәкбез. Шпаргалка куллану киләсе елның мартында да күңелсез тәмамланырга мөмкин. Чөнки нәкъ менә шушы вакытка кадәр күзәтүчеләр барлык имтиханнардан видеоязмаларны караячак. Беренче семестр нәтиҗәләре буенча студентны деканатка чакырып, уңышлы сессия өчен мактау урынына, уку йортыннан куылуын әйтсәләр, бер дә күңелле булмас», — диде министр.

Педагоглар һәм мәктәпне тәмамлаучылар имтихан вакытында сыйфатлы җавап бирү белән бер үк дәрәҗәдә кызыксынырга тиеш. «Бу имтихан тапшыручылар өчен намус эше, бу аның 11 еллык эш нәтиҗәсе. БДИда чыгарылыш сыйныф укучысы аны мәктәптә бу елларда нәрсәгә өйрәткәннәрен күрсәтә. Һәм бу һәр педагог өчен үз һөнәренә хөрмәт билгесе. Һәр БДИ укытучысы өчен бу — эш сыйфатын күрсәтү», — дип өстәде Борһанов.

Министр фикеренчә, «шпаргалкалар имтиханда игътибарны читкә юнәлтә һәм чынлыкта булган ресурсны мобилизацияләргә ирек бирми». «Алар, барыннан да элек, укучыга зыянлы. Чыгарылыш сыйныф укучысының бу имтиханда алган тәҗрибәсе алга таба аңа югары уку йортында сессия вакытында имтихан тапшырганда да кирәк булачак», — дип искәртте ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларына имтихан материалларындагы сорауларга төгәл җавап бирергә киңәш итте. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/29-06-2020/rafis-bor-anov-berd-m-d-l-t-imtihanynda-shpargalka-kullanmaska-ki-sh-itte-5753072

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев