Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафис Борһанов Тукай районында өйрәнүләрдә балалар имгәнү турында хәбәрне кире какты

Алга таба мондый штаттан тыш хәлләр булганда, муниципалитетларга киңәшләшеп эшләргә киңәш ителә. Бүген, 09:47

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Тукай районында мәктәп укучылары катнашында өйрәнүләрдә имгәнүләр турында имеш-мимешләрне кире какты. «Табиблар белән сөйләшүләрдән күренгәнчә, андый мөрәҗәгатьләр булмаган», — диде ул журналистларга брифингта.

«Бу вазгыятьне барыбыз да бертөрле бәялибез. Мәктәп территориясендә балигъ булмаган балалар белән булган өйрәнүләр дөрес күренеш түгел. Безнең яктан тиешле карарлар чыгарылган. Район мәгариф бүлеге мөдире гариза язды. Тикшерүләр уздырыла», — диде ул.

Министр сүзләренчә, алга таба мондый штаттан тыш хәлләр булганда, муниципалитетлар башта консультация алуга игътибар итәчәк.

Матбугат чаралары Татарстанның Тукай районы Яңа Троицкий авылы мәктәбендә росгвардиячеләр өйрәнүләр үткәрүе, анда мәктәп укучылары да катнашуы турында хәбәр тараткан иде. Росгвардиячеләр үз хезмәткәрләренең өйрәнүләрдә катнашуы турындагы мәгълүматны кире какты. Прокуратура тикшерү эшләре башлады.

Соңрак ачыкланганча, шәхси состав белән өйрәнүләр РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге җитәкчелеге инициативасы белән үткәрелгән.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев