Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан аенда изгелек эшлә: сукыр һәм начар күрүче балаларга ярдәм ит

Республикада «Балачак куанычы бүләк ит» акциясе старт алды. Аны сукыр һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе үткәрә. Акция "Һәр бала сәләтле, иң мөһиме - аңа үзен табарга ярдәм итәргә кирәк" шигаре астында уза һәм авыр тормыш хәлендә калган, балалар йортлары, интернатларда, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче күз буенча инвалид балаларның...

Республикада «Балачак куанычы бүләк ит» акциясе старт алды. Аны сукыр һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе үткәрә. Акция "Һәр бала сәләтле, иң мөһиме - аңа үзен табарга ярдәм итәргә кирәк" шигаре астында уза һәм авыр тормыш хәлендә калган, балалар йортлары, интернатларда, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче күз буенча инвалид балаларның иҗади, интеллектуаль үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Акция барышында күрмәүче балаларга уенчыклар, канцелярия товарлары тапшыру белән бергә, акчалата ярдәм дә күрсәтергә мөмкин. Сукыр һәм начар күрүче балаларга ярдәм итәргә теләүчеләрне сукыр һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика катипханәсендә көтәләр (Казан шәһәре, Серов проспекты, 3 йорт). Акция җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев