Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан бәйрәме мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, кадерле мөселман кардәшләр! Рамазан шәриф ае ахырына якынлашты: иртәгә кояш баю белән Шәүвәл ае туа һәм мөселманнарның Ураза бәйрәме башлана.

Рамазан ае – сынау ае ул. Мөселманнар ай буе көндезләрен ашау-эчүдән тыелып, гөнаһ-гайбәтләрдән ерак торып, төн йокыларын гыйбадәттә үткәрделәр, Аллаһ Тәга­ләгә тугрылыкларын күрсәттеләр. Бу айда иман йортларының ишекләре ябылмады, мөселманнар Тәравих намазлары укыды, ифтар мәҗлесләренә җыелды. Ураза ае тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклеген искәртте, дус һәм тату яшәү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек асыл сыйфатларга өндәде.Бу изге төшенчәләр һәрберебезне башка айларда да озата барсын иде.Бер-беребезгә карата рәхим-шәфкатьле булып, якын-тирәдәгеләргә, дусларга, туганнарга, гомумән, барлык тереклеккә яхшылык, изгелек кылып яшәргә язсын.Бәйрәм белән, хөрмәтле дин кардәшләр!

Саба муницпаль районы Советы һәм

башкарма комитеты.

Фото: https://pixabay.com | john1cse

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев