Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район буенча 54953 тонна сенаж, 3909 тонна печән тупланган

Елына карата игеннәр уңышы мулдан күренә. Аны югалтуларсыз җыйнап алу игенченең төп максаты. Бүгенге көндә урып-җыю техникаларының төзеклеген тагын бер кат барлап, игеннәрне кабул итәчәк амбарларны тәртипкә китерү мөһим. 5 июльдә "Мичән" филиалында үткән семинар-киңәшмәдә дә шул хакта сөйләшенде. Хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм...

Елына карата игеннәр уңышы мулдан күренә. Аны югалтуларсыз җыйнап алу игенченең төп максаты. Бүгенге көндә урып-җыю техникаларының төзеклеген тагын бер кат барлап, игеннәрне кабул итәчәк амбарларны тәртипкә китерү мөһим. 5 июльдә "Мичән" филиалында үткән семинар-киңәшмәдә дә шул хакта сөйләшенде. Хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин уракка әзерлектән тыш, терлекчелектә мул продукция җитештерү кебек көндәлек мәсьәләләргә тукталды. Күпьеллыклардан беренче кат уңыш җыйнап алу төгәлләнде. Район буенча 54953 тонна сенаж, 3909 тонна печән тупланган. Кырларда эш дәвам итә. Язгы культуралар яфрактан тукландырыла, авыруларга каршы көрәш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев