Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният йортында “Гөлбакча” иҗат төркеменең тәүге концерты узды

31 гыйнварда район мәдәният йортында "Гөлбакча" иҗат төркеменең тәүге концерты узды. Ретро җырлар башкаручы әлеге ансамбльнең оешуына әле бер генә ел. Төркемнең үзешчәннәре - район оешма-предприятиеләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан кызлар-егетләр. Репертуар бары тик Совет чорында киң таралган ретро һәм халык җырларыннан гына төзелгән. Аларны гармун көйләренә кушылып башкардылар. Коллективның...

31 гыйнварда район мәдәният йортында "Гөлбакча" иҗат төркеменең тәүге концерты узды. Ретро җырлар башкаручы әлеге ансамбльнең оешуына әле бер генә ел. Төркемнең үзешчәннәре - район оешма-предприятиеләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан кызлар-егетләр. Репертуар бары тик Совет чорында киң таралган ретро һәм халык җырларыннан гына төзелгән. Аларны гармун көйләренә кушылып башкардылар. Коллективның җитәкчеләре - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Имамиева һәм баянчы Таһир Исмәгыйлев. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин ансамбльгә киләчәктә дә уңышлар теләп, җитәкчеләренә мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды. Концертта катнашкан үзешчәннәргә районыбыз шагыйре Зөфәр Шәйхетдиновның 5 томлык китаплары бүләк ителде. Зөфәр аганың гаиләсе үзешчәннәргә шундый зур бүләк ясады. "Концерттан бик ошатып, ял итеп кайттык. Җырчылардан, җырлардан табигыйлык, самимилек бөркелеп тора", - ди концертны караган тамашачылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев